Язлар алда

Көзге җилләр яфракларны өзә,
Яшьлек язы калды еракта.
Хәлләр хәтәр, күрәчәктер инде,
Утлы яра сызлый йөрәктә.

Язлар алда, әйе, язлар алда,
Тик ул инде безнең яз түгел.
Хәлләр хәтәр, күрәчәкләр бардыр,
Һаман шаша-ярсый бу күңел.

Җаннарыма урын таба алмыйм,
Уйлар басып киткән чакларда.
Хәлләр хәтәр, күрәчәктер инде
Сөйгән ятлар калды ятларда.

Язлар алда, әйе, язлар алда,
Тик ул инде безнең яз түгел.
Хәлләр хәтәр, күрәчәкләр бардыр,
Һаман шаша-ярсый бу күңел.

Кайтмас инде яшьлек, кайтмас ярым,
Ялварсам да инде Алладан.
Хәлләр хәтәр, күрәчәктер инде
Язлар алда диеп алдана.

Язлар алда, әйе, язлар алда,
Тик ул инде безнең яз түгел.
Хәлләр хәтәр, күрәчәкләр бардыр,
Һаман шаша-ярсый бу күңел.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »