Алтын итеп тойсаң көмешне

Карлар, карлар ява,
Нурга тулган һава,
Бу язмышлар бәхет китерсен.
Ак кар ява җырлап,
Ак моң алган чорнап,
Җырлап кына гомер үтелсен!

Карлар, карлар ява,
Нурга тулган һава,
Ак чәчәкләр оча назланып.
Чәчәк, чәчәк карлар,
Кавышалар парлар,
Кыш парларга килгән яз алып.

Карлар явып бетәр,
Тормыш матур үтәр,
Мәхәббәтең булса җимешле.
Җаның калса сабыр,
Бәхет җәер тамыр,
Алтын итеп тойсаң көмешне.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »