Татар теле

Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирләр кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да,
Чукынмадың, татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай (татар) теле.

Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Кабатлар сине гасырлар да
Әй, мөкатдәс татар теле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »