Учак (икенче вариант)

Юллар безне бер аергач,
Очрашкан идек ул чак.
Һәм шул җылы май кичендә
Кабызыйк дидең учак.

Учак, җылы учак,
Кабызыйк дидең учак.
Учак, яна учак,
Очрашкан идек ул чак.

Аңлатыр сүз әзләгәндәй,
Коры чыбык син әзләдең.
Син китергән чыбыкларга
Шырпы сыздым мин тезләнеп.

Учак, җылы учак,
Шырпы сыздым мин тезләнеп.
Учак, җылы учак,
Коры чыбык син әзләдең.

Хәзер анык хәтерләмим,
Шатлык сиздек ме ул чак?
Бер сүнгән мәхәббәткә ме
Авыр кабындың мы учак?

Учак, җылы учак,
Авыр кабындың учак.
Учак, җылы учак,
Очрашкан идек ул чак.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »