Мәңгелек ут

Җыйнап сугыш серен,
Мәңгелек ут сөйли,
Сүзсез сөйли тарих ялкыны:
Исән калды микән,
Дөрләп янды микән
Сугышларда баткан таң кызы?

Күзләрдәге яшьләр,
Чәчләрдәге бәсләр
Югалганнар, өмет өзмим мин.
Утлы юллар узган,
Таң нурыдай кызлар,
Сезне күрсәм кабат мин…

Мәңгелек ут дөрли.
Кояш җиргә сөйли.
Шаһит дөнья яман ярсулы.
Утлы юллар узган,
Таң нурыдай кызлар,
Мәңгелек ут — җаннар ярсуы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »