Син булсаң янымда (икенче вариант)

Категория: Авторлары

Болытка әйләнеп, артыңнан йөгердем,
Теләсәң — учыңда кар булып эрермен.
Кар булсам — каралмам, боз булсам — бозылмам,
Мин мәңге картаймам — янымда син булсаң.

Эрермен, әмма син җанымны аңласаң.
Боз булып туңармын, янымда булмасаң.
Кар булсам — каралмам, боз булсам — бозылмам,
Мин мәңге картаймам — янымда син булсаң.

Калдырма боз итеп, күңелем кояш бит.
Син булсаң янымда — көннәрем аяз бит.
Кар булсам — каралмам, боз булсам — бозылмам,
Мин мәңге картаймам — янымда син булсаң.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »