Әллә догаң, әллә каргышың…

Төнге күккә яз җилләре сеңгән,
Төнге күккә киткән сагышым.
Мин күзгә-күз калдым сөю белән —
Әллә догаң, әллә каргышың?

Йолдызлар да җемелдиләр бүген
Синең кара күзләр төслерәк.
Мәхәббәткә хыял кирәк түгел,
Мәхәббәткә кайнар хис кирәк.

Мин күзгә-күз калдым сөю белән —
Әллә догаң, әллә каргышың?
Син сүнгәндә генә кабындым шул,
Сиңа гашыйк булып ялгыштым.

Йолдызлар да җемелдиләр бүген
Синең кара күзләр төслерәк.
Мәхәббәткә хыял кирәк түгел,
Мәхәббәткә кайнар хис кирәк.

Офыкларда ал таң атып килә,
Сайраганын көтәм таң кошын.
…Мин күзгә-күз торам сөю белән —
Әллә догаң, әллә каргышың…

Йолдызлар да җемелдиләр бүген
Синең кара күзләр төслерәк.
Мәхәббәткә хыял кирәк түгел,
Мәхәббәткә кайнар хис кирәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »