Яратам сине генә

Су буена барыйк әле,
Учаклар ягыйк әле.
Яшьлектәге кебек дөрләп
Ялкында яныйк әле.

Кара минем күзләремә,
Мин карыйм — синекенә.
Сине генә, сине генә,
Яратам сине генә!

Су буена барыйк әле,
Дулкыннар ярыйк әле.
Үткән еллар яктысына
Борылып карыйк әле.

Кара минем күзләремә,
Мин карыйм — синекенә.
Сине генә, сине генә,
Яратам сине генә!

Гомер кышы ерак әле,
Тал яңа яфрак ярган.
Аккошлар мамыгы бит ул
Безнең чәчләргә сарган.

Кара минем күзләремә,
Мин карыйм — синекенә.
Сине генә, сине генә,
Яратам сине генә!

Голосов пока нет
« »