Гармун (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Моңында — туган җырымның
Кояшлы тарафлары,
Абыйларымның яшьлеге,
Әнием карашлары.

Кулларыма алсам сине,
Билләрең бөгелмәле.
Бер сыздыру белән, моңың
Күңелгә түгелмәле.

Юк синдә һич ялган тавыш, —
Кушылып җырлыймын да.
Ярый гармунчы булганмын,
Җырлыймын, уйныймын да.

Кулларыма алсам сине,
Билләрең бөгелмәле.
Бер сыздыру белән, моңың
Күңелгә түгелмәле.

Биш яшьлек чагымның бармак,
Эзләре телләреңдә.
Уйнаган көйләрнең моңы
Һаман да йөрәгемдә.

Кулларыма алсам сине,
Билләрең бөгелмәле.
Бер сыздыру белән, моңың
Күңелгә түгелмәле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »