Мине чакыр

Категория: көе сүзләре

Мине бик тә сагынганда,
шашып-шашып сагынганда,
түзалмаслык (шашып-шаышп) сагынганда
җырла әле бер матур җыр.

Матур җырны җырлаганда,
моңлы җырны җырлаганда,
яшьле җырны җырлаганда
күз алдыңа килер чатыр.

Күз алдыңа килгәч чатыр,
зәңгәр чатыр, иркен (ялгыз) чатыр,
серле чатыр, аулак чатыр,
шул чатырга мине чакыр.

Мине бик тә сагынганда,
шашып-шашып сагынганда,
түзалмаслык сагынганда
җырлар өчен бу моңлы (матур) җыр…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »