Ромашкалар (икенче вариант)

Ромашкалар, гашыйк ромашкалар…
Хәтерләтә яшьлек елларын:
Мин аларның кефекләрен өзеп,
“Ул ярата”, диеп юрадым.

Ромашкалар, ромашкалар
Алдамасын, мине аңласын!
Ромашкалар, ромашкалар,
Алдамасын, безне аңласын!

Юлларына чыгып, кулларына
Йөрәгемне салдым — алмады.
Мин яраттым, ә ул яратмады —
Ромашкалар мине алдады.

Ромашкалар, ромашкалар
Алдамасын, мине аңласын!
Ромашкалар, ромашкалар,
Алдамасын, безне аңласын!

Ромашкалар, гашыйк ромашкалар
Юлларына үссен тезелеп,
Һәм аларның соңгы керфекләре
“Ярата” дип төшсен өзелеп.

Ромашкалар, ромашкалар
Алдамасын, мине аңласын!
Ромашкалар, ромашкалар,
Алдамасын, безне аңласын!
“Ярата” дип төшсен өзелеп!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »