Үкенерлек түгел үткәннәр

Категория: көе сүзләре

Яфрак яра, бергә яфрак коя 
Имән белән каен чагылда*. 
Икәү бергә таңнар аттырганда, 
Каен идем имән янында. 

Безнең таңдар күптән аткан инде, 
Исәр җилләр инде искәндәр. 
Киләчәгем хыял гына түгел, 
Үкенерлек түгел үткәннәр. 

Агым сулар агып яткан кебек, 
Шифалы дым биреп кырларга, 
Безнең сөю җитәр кебек иде 
Бар гомергә, барлык елларга. 

Безнең гөлләр чәчәк аткан инде, 
Исәр җилләр инде искәннәр. 
Киләчәгем хыял гына түгел, 
Үкенерлек түгел үткәннәр. 
Исәр җилләр искән, 
Үсәр гөлләр үскән — 
Үкенерлек түгел үткәннәр. 

/*Чагыл (Сағыл — башкортча) — тау бите/

/1975/

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »