Һиндостан кызына (Мурмурки надек мурмурки*)

Категория: көе сүзләре

Күргәнем юк иде илеңне, 
Ишеттем бер синең көйөңне. 
Ул көй матур иде, моңлы көй. 
“Мурмурки надек мурмурки”. 

Бардым синең туган илеңә, 
Кердем синең торган өйеңә; 
Бик кунакчыл икән сезнең өй — 
Мурмурки надек мурмурки. 

Син җырладың тагы өздереп, 
Бигърәк охшый миңа сезнең көй. 
Мин карыймын синең күзләргә — 
Мурмурки надек мурмурки. 

Мин җырладым туган телемдә, 
Охшаш икән, дидең безнең көй. 
Бер-бересенә җырлар охшагач, 
Мурмурки надек мурмурки. 
Яратамын синең күзләрне.

/*Һиндчәдән,(тәрҗемә): “Алма миннән, алма күзләреңне”/

/1962/

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Һиндостан кызына (Мурмурки надек мурмурки*)»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »