Гүзәлгә җыр

Категория: көе сүзләре

Тын кич булып, хуш ис булып кердең, 
Тын җил булып истең күңелгә. 
Алар миңа гомерлекә микән, 
Әллә микән бары бүгенгә? 

Гүзәл! Гүзәл!… Безнең гүзәл җирдә 
Гүзәллекнең юктыр чикләре. 
Гүзәл! Гүзәл!.. Синең кебек гүзәл 
Гомер таңы, яшьлек кичләре. 

Бер елмаеп карауларың җитә 
Эреп китсен өчен күңелләр. 
Гүзәлләр күп бездә, Гүзәлләр күп, 
Алар синең кебек түгелдәр. 

Гүзәл! Гүзәл!… Безнең гүзәл җирдә 
Гүзәллекнең юктыр чикләре. 
Гүзәл! Гүзәл!.. Синең кебек гүзәл 
Гомер таңы, яшьлек кичләре. 

Бүгенгебез гомерлеккә булсын, 
Гүзәл булсын сөя белгәннәр. 
Мең яшәсен безнең күңелләргә 
Гүзәллекләр чәчкән Гүзәлләр! 

Гүзәл! Гүзәл!… Безнең гүзәл җирдә 
Гүзәллекнең юктыр чикләре. 
Гүзәл! Гүзәл!.. Синең кебек гүзәл 
Гомер таңы, яшьлек кичләре.

/1976/

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »