Ямьле Танып буйлары

Категория: көе һәм сүзләре

Танып буе яшел чирәм,
Аның иркен болыннары.
Чут-чут итеп кошлар сайрый
Атканда алсу таңнары.
Челтер-челтер аккан суы
Моң өсти йөрәкләргә
Әй, ямьле туган якларым
Китмимен еракларга.

Сиңа кайтам туган авылым
Синдә минем яшьлек чак
Әткәм-әнкәм төбәгендә
Үткән матур балачак
Синнән читтә еракларда
Тапмам шатлыкларымны
Кабул ит зинһар син мине
Җәеп колачларыңны.

Һәр ел саен яшел хәтфә
Аның ямьле болыннары
Һуш исле чәчкәләре
Муел һәм баланнары
Ничек итеп ташлап китим
Сине туган яккаем
Саргаермын сине генә
Уйлап минем, Таныпкаем.

Сиңа кайтам туган авылым
Синдә минем яшьлек чак
Әткәм-әнкәм төбәгендә
Үткән матур балачак
Синнән читтә еракларда
Тапмам шатлыкларымны
Кабул ит зинһар син мине
Җәеп колачларыңны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »