Әйдә, иптәш, кушыл безнең җырга

Категория: көе сүзләре

Әйдә, иптәш, кушыл безнең җырга,
Канатлы җыр ярсып-ярсып очсын еракка.
Киң урманнар, Идел тугайлары
Күкрәп китсен дәртле тавышка.

Нигә җыламаска бу җырларны,
Ургып-ургып чыга алар безнең күңелдән.
Хәтта чәчәкләргә ямь өстәлә
Безнең җырдан, безнең көлүдән.

Әйдә, иптәш, кушыл безнең җырга,
Яшьлек килә атлап данлы, якты юллардан.
Томан басмас килер көннәр күген,
Безнең бәхет — ныклы кулларда.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »