Яңа кара урман

Урманнарга барсам һич кайта алмыйм,
Хәран калам кошлар тавышына.

Ай-һай, дусларым,
Атланыйк атка,
Сер бирмик ятка
Дуслар бар чакта.

Үткән дә (узган да) генә (гына) гомерем охшатамын
Чылтырап аккан чишмә агышына.

Ай-һай, дусларым,
Атланыйк атка,
Сер бирмик ятка
Дуслар бар чакта.

Урманнарның, ай, уртасында
Төлкө уйный торган үрләр бар.

Ай-һай, дусларым,
Атланыйк атка,
Сер бирмик ятка
Дуслар бар чакта.

Типсен йөрәк, сүнмәс дәрт —
Дәртләнергә якты бллар бар.

Ай-һай, дусларым,
Атланыйк атка,
Сер бирмик ятка
Дуслар бар чакта.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Яңа кара урман»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »