Син дә кайт мәхәббәт ярына

Син дә кайт мәхәббәт ярына,
Учаклар ягыйк әле,
Юксынып, безне чакырган
Эзләрне табыйк әле.
Моңланса кәккүк таллыкта,
Елларны саныйк әле.
Тезләнеп учак каршында
Уйларга талыйк әле…

Язмышның сары сагышын
Утларга салыр идек,
Ялгышмас өчен кабаттан
Сабаклар алыр идек.
Салават күперләреннән
Яшьлеккә барыр идек,
Син кайтсаң мәхәббәт ярына —
Мәңгегә калыр идек.

Син дә кайт мәхәббәт ярына
Учаклар ягыйк әле,
Үзебез яккан учактан
Җылылар алыйк әле.
Үтелгән еллар шәүләсен
Утлардан табыйк әле.
Алдагы гомер агышын
Бәхеткә юрыйк әле…

Язмышның сары сагышын
Утларга салыр идек,
Ялгышмас өчен кабаттан
Сабаклар алыр идек.
Салават күперләреннән
Яшьлеккә барыр идек,
Син кайтсаң мәхәббәт ярына —
Мәңгегә калыр идек.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
« »