Язмыштан бәхетләр көтәрмен

Категория: көе һәм сүзләре

Бар әле уйлыйсы уйларым,
Яшәү бар, бар балам, дөньясы.
Ничек мин түзәрмен, ничек мин йөзәрмен,
Бу тормыш елгасын буйлыйсы.

Бертигез түгел шул язмышлар,
Ничек тигезлисең килсә дә.
Башымны имәдем, имәм мин җилләргә,
Җиңел түгеллеген белсәм дә.

Бар әле уйлыйсы уйларым,
Эшләрем эш булып бетмәгән.
Болай да гел борчу күңелгә, җаныма
Кайгылар кичмәсен көтмәгән.

Кыен да, рәхәт тә тормышны
Ничек бар, мин шулай үтәрмен.
Уйларым изге дә, йөрәгем, түз генә,
Язмыштан бәхетләр көтәрмен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »