Языбызга кайт әле

Категория: көе һәм сүзләре

Безне язлар таныштырды,
Исерте шомырт исе.
Ак бәхетләр кулын бирде,
Ак төс — язларның төсе.

Ак чәчкәне җил тарата,
Таратмасын, әйт әле.
Хисләреңне яңартырга
Языбызга кайт әле.

Сакламадык, кырау алды,
Салкын җилләр тидерде.
Ак бәхетләр, ак чәчкәләр
Ак кар булып сибелде.

Яңарып яңа язлардай
Күңелем сиңа дәшә.
Атлыйк әле кабат бергә
Язлар белән янәшә.

Ак чәчкәне җил тарата,
Таратмасын, әйт әле.
Хисләреңне яңартырга
Языбызга кайт әле.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар « »