Сиреньнәр (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Бакча да чәчкә дә (чәчәк тә), чәчкә дә (чәчәк тә) 
Сиреннәр, сиреннәр. 
Әйтерсең шатлыктан, шатлыктан 
Елмая иреннәр. 

Иелеп, бөгелеп бер берсен 
Үбәләр, үбәләр. 
Дөньяга кызганмый, кызганмый 
Матурлык сибәләр. 

Сөюне көткәндәй, көткәндәй 
Тәүгесен, кайнарын. 
Чәчкә дә (чәчәк тә) каршылый, каршылый 
Алар яз айларын. 

Иелеп, бөгелеп бер берсен 
Үбәләр, үбәләр. 
Дөньяга кызганмый, кызганмый 
Матурлык сибәләр. 

Сиреньнәр картаймый, картаймый 
Мәңгелек яшь алар. 
Һәр елны яз җиткәч, яз җиткәч 
Чәчкәләр (чәчәкләр) аталар. 

Иелеп, бөгелеп бер берсен 
Үбәләр, үбәләр. 
Дөньяга кызганмый, кызганмый 
Матурлык сибәләр. 

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »