Сөялдем сөяннәргә

Сөялдем сөяннәргә
Тирбәлдем имәннәрдә;
Бар шатлыгымны бирәмен
Кадерен белгәннәргә.

Тукталдым аланнарда,
Сокландым баланнарга;
Бар ялкынымны бирәмен
Кабына алганнарга.

Йөгердем урамнарда,
Уралдым бураннарга;
Йөрәк давылын бирәмен
Тып-тыныч булганнарга.

Ашкындым офыкларга,
Үрелдем болытларга;
Бу җырларым канат булсын
Күңеле боекларга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (19 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »