Зимагорлар (Зимагор җыры)

Гармун уйный беләсеңме,
Зимагор буласыңмы?
Безнең белән барсыңмы,
Аерылып каласыңмы?

Зимагурның билләрендә
Көрәшкәне (пеләшләнгән) киң каеш.
Зимагордай чын дусларны
Бу дөньяда не найдешь.

Күп эшләүдән зимагорның
Киң каешы (турсые) шартлаган.
Авыр хәлләр дә калса да
Дусларын ул сатмаган.
Хэй…..! Хэй…..!
Дусларын ул сатмаган.

Зимагорлар чын суыкта
Битләрен капламыйлар.
Эшләп-арып хәлдән тайгач
Йөз грамм тоткалыйлар (капкалыйлар).

Трактир да ул утыра,
Трубкасын тутыра,
Бер яртылык малы булса
Кызлар (дуслар) белән туздыра (Бояр кебек утыра).
Эй…..! Эй…..!
Кызлар (дуслар) белән туздыра (Бояр кебек утыра).

Зимагор майкасыз йөри,
Шул килеш карлар көри.
Еллар буе өйгә кайтмый,
Марҗалар белән йөри.

Зимагорлар ни сәбәпле
Чыгып киткән иленнән?
Чукынса да кайтмый инде
Марҗа сөйгән җиреннән.

Күпме эшләп тә зимагур
Булмады нәчәлник.
Булыр иде дә нәчәлник
Өстә кием начар бит!
Эй…..! Эй…..!
Өстә кием начар бит!

Гармун уйный беләсеңме,
Зимагор буласыңмы?
Безнең белән барсыңмы,
Аерылып каласыңмы?
Эй…..! Эй…..!
Аерылып каласыңмы?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »