Ак болытны юлдаш итәр идем

Чит җирләргә киткән кошлар сыман
Ак болытлар ага еракка.
Үз — үземне тыеп кына торам
Очар идем мин дә шул якка .
Ак болытны юлдаш итәр идем
Хәлләремне алар аңласа .
Шул болытлар белән китәр идем,
Туган — үскән җирләр калмаса.

Баш очымда ак болытлар йөри
Яңгыр микән , әллә кар микән?
Җанны яралаучы күп дөньяда,
Җанны дәвалаучы бар микән?
Ак болытны юлдаш итәр идем,
Хәлләремне алар аңласа.
Шул болытлар белән китәр идем,
Туган — үскән җирләр калмаса.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.6 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »