Ташлап китмә

Категория: көе сүзләре

/"Җәйге кырау" спектакленнән/

Көзләр җитте.
Кызыл миләшнең
Уттай яна һәрбер тәлгәше.
Тәлгәшләрдә тамчы — күз яше,
Сине сагынып елый миләшем.

Миләш җиләкләре бик әче —
Ташлап китмә, ялгыз итмәче.
Миләш җиләкләре бик әче —
Ташлап китмә, ялгыз итмәче.

Миләшкәем, чыда, сабыр бул,
Аерылулар бик тә авыр ул.
Ялгыз саргаюлар, сагыну,
Сыңар канат белән кагыну.

Миләш җиләкләре бик әче —
Ташлап китмә, ялгыз итмәче.
Миләш җиләкләре бик әче —
Ташлап китмә, ялгыз итмәче.

Миләшкәем, юкка көтәсең,
Кире кайтмас көткән сердәшең.
Иңнәремә түгеп күз яшен,
Сыгыла, сыгыла елый миләшем.

Миләш җиләкләре бик әче —
Ташлап китмә, ялгыз итмәче.
Миләш җиләкләре бик әче —
Ташлап китмә, ялгыз итмәче.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (7 голосов)
« »