Тын, тын гына

Сукмак ачтым, улак куйдым
Челтер-челтер чишмәгә.
Сөйгән ярны көтеп йөрим
Серләремне чишәргә.

Тын, тын, тын гына
Акчы чишмәм, ярсыма.
Каушармын да серләремне
Чишә алмам ярыма.

Тирә ягын сөю җыры
Биләп алды чишмәнең.
Сусасам да, син килмичә,
Бер тамчы су эчмәдем.

Тын, тын, тын гына
Акчы чишмәм, ярсыма.
Каушармын да серләремне
Чишә алмам ярыма.

Дингез киңлегенә, чишмәм,
Икебезне иярттең.
Сөям дигән сүзләремне
Син сөеклемә әйттем.

Тын, тын, тын гына
Акчы чишмәм, ярсыма.
Каушармын да серләремне
Чишә алмам ярыма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »