Соңгы кыңгырау (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Җиз кыңгырау мына яңгырады,
Күпме анда таныш тавыш бар.
Колагымнан зыңлап китми торыр
Мәктәптәге ирмәк* тавышлар.

Эй мәктәбем бар тәрбияң өчен
Китермәбез йөзеңә каралык.
Җиз кыңгырау, әнә, тавыш бирде,
Хуш, мәктәбем, хуш бул балалык.

Кайчан гына әле бала идек,
Соңгы кыңгырау инде озата.
Мәктәбемнән — тормыш кочагына,
Алда авыр, олы юл ята.

Эй мәктәбем бар тәрбияң өчен
Китермәбез йөзеңә каралык.
Җиз кыңгырау, әнә, тавыш бирде,
Хуш, мәктәбем, хуш бул балалык.

Ләкин без бит куркаклардан түгел,
Фән тавында, хезмәт кырында.
Яңа ачыш, яңа зур калалар
Сөйли (сөйләр) безнең яшьлек турында.

Эй мәктәбем бар тәрбияң өчен
Китермәбез йөзеңә каралык.
Җиз кыңгырау, әнә, тавыш бирде,
Хуш, мәктәбем, хуш бул балалык.

Ирмәк* (башк.) — кызыклы (забава, забавный)

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »