Соңгы кыңгырау (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Көмеш чыңлы җиз кыңгырау безне
Олы юлга калды озатып.
Ул әле дә чыңлый колакларда
Күңелләрне безнең кузгатып.

Җиз кыңгырау чыңнарына күмелеп,
Артта калды мәктәп еллары.
Гомер буе озата барыр инде
Кыңгырауның көмеш чыңнары.

Урамнарда мәктәп юлы белән
Укучылар үтсә тезелеп,
Сабакташлар шунда искә төшә,
Күңелкәйләр кала өзелеп.

Җиз кыңгырау чыңнарына күмелеп,
Артта калды мәктәп еллары.
Гомер буе озата барыр инде
Кыңгырауның көмеш чыңнары.

Еллар урап, бер кайтырбыз әле,
Тынып калгач язгы ташулар.
Укытучының якын тавышыдай
Җиз кыңгырау моңы каршылар.

Җиз кыңгырау чыңнарына күмелеп,
Артта калды мәктәп еллары.
Гомер буе озата барыр инде
Кыңгырауның көмеш чыңнары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »