Алабутаны, ах

Категория: көе сүзләре

Алды мине Рәбига
Безнең Милли музейга
Искелекне карарга
Булмасак та фанат.
Ә мин әйттем керүгә,
Гөлчәчәкне күрүгә,
Сезнең бу күргәзмәдә
Мин иң төп экспонат.

Алабутаны, ах
Үстем мин авылда утап
Алабутаны, ах
Үстем мин авылда утап.

Бардым мин тиәтергә,
Камал белән Кәримгә
Каршы алды элгечтән
Илфир белән Фәнис.
Һәм мин әйттем кергәч тә,
Ишектән күренгәч тә,
Мин сезнең тиәтердә
Иң сәләтле әртис.

Алабутаны, ах
Үстем мин авылда утап
Алабутаны, ах
Үстем мин авылда утап.

Бардым экскурсиягә
Болгар белән Зөягә,
Язып куйган «Сөялмә!
Кул белән кагылма!»
Яздым җитәкчеләргә
Бабай белән Рөстәмгә
Татар белән мишәрдә
Мин иң шәп казылма!

Алабутаны, ах
Үстем мин авылда утап
Алабутаны, ах
Үстем мин авылда утап.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »