Түгәрәк күл

Төрле чәчәк тулы яшел болын,
Талларында сайрый сандугач.
Ап-ак чәчәк аткан шомырт тагын —
Шунда барам сине сагынгач.

Күл буенда учак эзе калган,
Икәү бергә яккан учактан.
Җылы бәргән төсле, һаман миңа,
Сөю тулы, назлы кочактан.

Түгәрәк күл, таллар арасында,
Шунда тагыкилә барасы…
Синең белән иркәм гомерлеккә,
Килә минем, бергә каласым.

Күл буенда учак эзе калган,
Икәү бергә яккан учактан.
Җылы бәргән төсле, һаман миңа,
Сөю тулы, назлы кочактан

Су эчәргә төшкән пар боланнар,
Берсен-берсе саклый күрәсең.
Минем дә бит синең белән бергә,
Тормыш юлын килә үрәсем.

Күл буенда учак эзе калган,
Икәү бергә яккан учактан.
Җылы бәргән төсле, һаман миңа,
Сөю тулы, назлы кочактан.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »