Рәхмәтле бул Аллага!

Күргәннәре-үткәннәрдә.
Күрәселәр-алда ла.
Язмышлардан узмыш булмас,
Рәхмәтле бул Аллага!

Мин барысын булдырам дип
Үз-үзеңне алдама.
Барысы аның кодрәтендә,
Рәхмәтле бул Аллага!

Ул тудыра, ул яшәтә —
Кирәк шуны аңларга.
Саҗдә кылып зурла аны—
Рәхмәтле бул Аллага!

Син дигәнчә булмаганда
Язмышыңны каргама.
Әле исән, яшисең бит —
Рәхмәтле бул Аллага!

Яклаучы да, саклаучы да—
Бар мәрхәмәт анда ла!
Кем булсаң да, ни кылсаң да
Рәхмәтле бул Аллага!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »