Аермагыз йөрәкләрне (Тормышны яратыгыз!)

Категория: көе сүзләре

Язмыш безне бик еш кына
Юл чатына китерә
Юл чатында аерылулар
Ялгыз аккош иттерә

Бер берегезгә үпкәләрне
Җилләргә таратыгыз!
Тормыш парлыларны сөя,
Тормышны яратыгыз!

Аерылулар газабыннан
Ялгыз аккош баш сала.
Аермагыз йөрәкләрне,
Төзәлмәс яра кала.

Бер берегезгә үпкәләрне
Җилләргә таратыгыз!
Тормыш парлыларны сөя,
Тормышны яратыгыз

Еллар уза барган саен
Тирәнәя ул яра.
Парлашып гомер итүләр,
Бәхетләргә юл яра.

Бер берегезгә үпкәләрне
Җилләргә таратыгыз!
Тормыш парлыларны сөя,
Тормышны яратыгыз

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »