Зәңгәр күзем

Категория: көе сүзләре

Зәңгәр күзең, күз керфегең
Тибрәндәреп карама.
Күз каравың ук шикелле
Йөрәгемә казала.

Әй, бөдрә чәч, зәңгәр күз,
Әйтмәм, бәгырем, авыр сүз.

Зәңгәр күзен охшатамын
Зәңгәр таң йолдызына.
Бөдрә чәчен охшатамын
Диңгезнең дулкынына.

Әй, бөдрә чәч, зәңгәр күз,
Әйтмәм, бәгырем, авыр сүз.

Зәңгәр күзләр, бөдрә чәчләр —
Алар безгә тиң түгел.
Тиң түгелен мин дә беләм.
Өзлеп сөя яшь күңел!

Әй, бөдрә чәч, зәңгәр күз,
Әйтмәм, бәгырем, авыр сүз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »