Аллы-гөлле гөлчәчәк (икенче вариант)

Гөл чәчәгенә бәйләнеп,
Чия пешә бал кебек.
Буең зифа яшь тал кебек,
Йөзең тулган ай кебек.
Аллы-гөлле гөл чәчәк,
Йөзең тулган ай кебек.

Агыйделдән пароход килә,
Чылбырлары бушаган,
Алма алсу, чия кызыл
Син шуларга охшаган.
Аллы-гөлле гөл чәчәк,
Син шуларга охшаган.

Алларым, диям сине,
Гөлләрем, диям сине;
Аллы-гөлле гөл чәчәктән,
Чибәр күрәм мин сине.
Аллы-гөлле гөл чәчәк,
Чибәр күрәм мин сине.

Аллы-гөлле гөлчәчәкне
Иснә, бәгырем, исле ул;
Үзе алсу, үзе нәфис,
Бигрәк синең төсле ул.
Аллы-гөлле гөл чәчәк,
Бигърәк синең төсле ул.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »