Дөнья матур (беренче вариант)

Кешеләргә нәрсә җирдә җитми,
Дәрман юкмы гѳрләп яшәргә?
Мал артыннан куып гомер үтә…
Ә яшәргә? Кайчан яшәргә?

Дөнья матур яши белгәннәргә
Рәхәтләнеп кенә, яшә дә яшә!
Шатланып — кѳлеп кал, гѳрләп гел яшә,
Дуслар белән бергәләп яшә!

Нигә шулай җаның ѳзгәләнә
Кунак булыр гына дөньяда?
Мәңге яшәр кебек була кеше
Ике кѳнлек шушы дөньяда…

Дөнья матур яши белгәннәргә
Рәхәтләнеп кенә (гелән), яшә дә яшә!
Шатланып — кѳлеп кал, гѳрләп гел яшә,
Дуслар белән бергәләп яшә!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »