Зәңгәр күл

Категория: көе сүзләре

Әйтегезче минем иркәмә
Зәңгәр күлгә килсен иртәгә.
Зәңгәр күлдә аны көтәрмен,
Җил аркылы хәбәр итәрмен.

Йөрәгемнең сүнмәс ялкынын,
Таң нурлары сөйләр иртәгә.
Зәңгәр күлгә аны чакырып,
Таң нурлары (җилләре) сөяр, иркәләр.

Әйтегезче шуны иркәмә
Зәңгәр күлгә килсен иртәгә.
Зәңгәр күлдә аны көтәрмен,
Таң аркылы хәбәр итәрмен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »