Сандугач (дүртенче вариант)

Туп-туп баскан тугры атның
Тубыклары җәшел ут.
Төшмәсен гашыйк матурга,
Гомерләргә сүнмәс ут.

Сандугач сайрыйдыр кайларда.
Төлке тун, камча бүрек байларда.

Акбүз атларның аппагы
Ак чәчәкне таптамас.
Сөйгән ярлар уңган булса,
Сине утка ташламас.

Сандугач сайрыйдыр кайларда.
Төлке тун, камча бүрек байларда.

Сандугач булсам, бакчада
Бер агач сайлар идем.
Шуннан гел синең турыңда
Иртә-кич сайрар идем.

Сандугач сайрыйдыр кайларда.
Төлке тун, камча бүрек байларда.

Егетләр — илнең былбылы,
Кызлар — гөлнең былбылы.
Гөл былбылны былбыл гөлне
Сагынулары билгеле.

Сандугач сайрыйдыр кайларда.
Төлке тун, камча бүрек байларда.

Читек киям, читек киям,
Киям җиңеллек өчен.
Айга түгел, елга түгел,
Сөям гомерлек өчен.

Сандугач сайрыйдыр кайларда.
Төлке тун, камча бүрек байларда.

Сандугач сайрыйдыр кайларда.
Төлке тун, камча бүрек байларда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »