Асылъяр (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Таң туган чагында
Ашыгам яныңа,
Хыялымда шулай ашыгам.
Киртәләр юк миңа
Баралам мин сиңа,
Иссәләр дә җилләр каршыдан.

Уянсын яшь күңел,
Йоклар вакыт түгел —
Саф мәхәббәт өчен бу таңнар.
Күңел иркен кырдай,
Хисләр язгы җырдай,
Әйт, нишләттең мине, Асылъяр?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »