Җаным елый

Туктагандай булды, сине җуйгач,
Дәрт-көч ташып торган йөрәгем.
Сизсәң иде, күрсәң иде, балам,
Әнкәеңнең ничек түзгәнен.

Әле дә син һаман күңелемдә,
Әле дә бит һаман гел бергә.
Бала яраларын төзәтерлек
Бернинди көч юктыр бу җирдә.

Әни диеп өзгәләндең микән,
Әллә берни сизми калдыңмы?
Җан ачысын, барлык яраларны
Безнең йөрәкләргә салдыңмы?

Әле дә син һаман күңелемдә,
Әле дә бит һаман гел бергә.
Бала яраларын төзәтерлек
Бернинди көч юктыр бу җирдә.

Ак тасмалар инде җилфердәми,
Чәчләреңә җилләр үрелми.
Көзге җилләр түгел, җаным елый,
Сагышларым сүнми-сүрелми.

Әле дә син һаман күңелемдә,
Әле дә бит һаман гел бергә.
Бала яраларын төзәтерлек
Бернинди көч юктыр бу җирдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »