Сөйгән ярыма

Сусаганда челтер чишмәм булдың,
Касәләрем мөлдерәтеп тордың.
Күңелемдәге бозны эреттең син,
Хыялларым булып ирештең син.

Яшьлек хисләремне яңартучым,
Син генә ул чынлап яратучым.
Сагышларың өреп таратучың,
Юктыр сине миндәй яратучың.

Назлар булып килеп сарылдың да,
Ерак китсәм, өзелеп сагындың да.
Өшегәндә мине җылытучым,
Борчылганда сөеп юатучым.

Яшьлек хисләремне яңартучым,
Син генә ул чынлап яратучым.
Сагышларың өреп таратучың,
Юктыр сине миндәй яратучың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.9 (9 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »