Авыл

Категория: көе сүзләре

Төннәрен төшкә керәсең,
Искә төшәсең таңда.
Җаным синдә калган бугай,
Калага каерсам да.

Ояңнан очкан күкең мин,
Әй, авыл, авылкаем…
Син минем чиксез шатлыгым,
Син минем авыр кайгым.

Җидегәнле төннәрең дә,
Кечкенә үләнең дә.
Әнкәм кебек аңлый иде
Ни барын йөрәгемдә.

Язларың алтын иде дә,
Көзләрең язлы иде.
Кешеләрең үги итсә,
Җилләрең назлый иде.

Җир белән күк арасында
Әй, өзгәләнә күңел.
Авылныкы да түгел мин,
Каланыкы да түгел.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (40 голосов)
« »