Бар да уза

Категория: көе сүзләре

Иң кадерле
Якты ул көнебез
Инде
Күптән
Үткән.
Тик ул көннәр
Кире кайтыр кебек…
Кайтыр кебек
Көтәм.

Иң кадерле
Якты мизгелләрдә
Калып
Булмый.
Булмый.
Һәм аларны
Үзең белән дә шул
Алып булмый
Булмый.

Бернәрсә дә мәңге түгел
Җирдә.
Күм(е)леп калыр безнең эзләр…
Эзләр.
Сокланырлык эшләр калсын
Бездән
Саг(ы)ныр, бәлки, безне кемдер
Бер мәл.

Сокланырлык,
Сагынырлык та бар
Узган юллар.
Юллар.
Дулкын булып
Җанга кага кайчак
Җанга кага.
Еллар.

Җанга кага.
Җанның ярларына
Кага дулкын, дулкын.
Бар да кала…
Калдырырлык эшең
Булсын дустым.
Дустым.

Бернәрсә дә мәңге түгел
Җирдә.
Чал тарихта югалырбыз
Без дә.
Сокланырлык эшләр калсын
Бездән
Кемдер саг(ы)ныр, бәлки, безне
Бер мәл.
Бүгенге дә
Үткәннәрдә калыр…
Бүгенге көн
Үтәр.
Син белерсең
Кире кайтмас бу көн.
Ә күңелең
Көтәр.
Җирдә берни
Мәңгелеккә килми.
Бар да уза.
Узсын.
Кайтмас җирдән
Өз(е)леп көтәр кешең
Калсын, дустым.
Дустым.

Бернәрсә дә мәңге түгел
Җирдә.
Күм(е)леп калыр безнең эзләр…
Эзләр.
Сокланырлык эшләр калсын
Бездән
Саг(ы)ныр, бәлки, безне кемдер
Бер мәл.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.7 (7 голосов)
« »