Дөнья матур (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Кил яныма.
Кара күзләремә.
Күзләремә генә.
Булыр идем
Мин мәңге-мәңгегә
Синең белән генә.

Кил яныма.
Кара күзләремә.
Кара күзләремә.
Мин бәхетле
Синең янда гына
Синең белән генә.

Кал гомергә минем янда,
Дөнья матур янда син булганда,
Дөнья матур без булганга.
Дөнья матур.

Кил яныма.
Син дип тибә йөрәк .
Тик син генә кирәк.
Беркем дә юк…
Берни дә юк җирдә
Синнән кадерлерәк.

Кил яныма.
Бул янымда гына.
Гел янымда гына.
Дөнья матур
Син барында гына.
Син барында гына.

Кал гомергә минем янда,
Дөнья матур янда син булганда,
Дөнья матур без булганга.
Дөнья матур…

Кил яныма.
Кара күзләремә.
Кара күзләремә.
Мин бәхетле
Синең янда гына,
Синең белән генә.

Кал янымда.
Китмә-китмә ерак.
Син дип тибә йөрәк.
Беркем дә юк…
Берни дә юк җирдә
Синнән кадерлерәк.

Кал гомергә минем янда,
Дөнья матур янда син булганда,
Дөнья матур без булганга.
Э-эх…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
« »