Җилләр (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Без бәхетле идек синең белән,
Араларга җилләр керделәр.
Араларга җилләр керделәр дә
Ул синеке түгел, диделәр.

Җилләр, җилләр
Сезнең гомерләр дә
Гөлтләп сүнгән бер ут кына бит…
Ниләр өчен шундый
Шундый аяусыз сез?!
Ягымлы да булып була бит…

Сукмакларны аердылар җилләр
Ерагайтып якын араны.
Юлыбызны аерса да алар
Йөрәкләрне аера алмады.

Сөю утын җилләр сүндерәлми,
Әрнетсә дә җанның ярасын.
Сине кабат мәңге күрмәсәм дә
Син минеке булып каласың.

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
« »