Ак булсын көннәрегез

Категория: көе сүзләре

Дусларыма әзерләгән
Бар минем бүләкләрем —
Йөрәкнең түреннән чыккан
Җырларым-теләкләрем.

Ак булсын көннәрегез,
Нык булсын иңнәрегез!
Шатлыклардан мөлдерәмә
Булсын күңелләрегез!

Саф булсын кичләрегез,
Уң булсын эшләрегез!
Зурдан булсын, мулдан булсын,
Бәхет җимешләрегез!

Ак булсын көннәрегез,
Нык булсын иңнәрегез!
Шатлыклардан мөлдерәмә
Булсын күңелләрегез!

Гармунның көмеш телләре
Күңелләрне җилкетә.
Уйнап-җырлап яшәүләргә
Бу дөньяда ни җитә!

Ак булсын көннәрегез,
Нык булсын иңнәрегез!
Шатлыклардан мөлдерәмә
Булсын күңелләрегез!

Кайгы-хәсрәтләр күрмичә
Үтсен гомер юлыгыз!
Көләч йөзле, күркәм сүзле,
Исән-имин булыгыз!

Ак булсын көннәрегез,
Нык булсын иңнәрегез!
Шатлыклардан мөлдерәмә
Булсын күңелләрегез!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »