Себер юлы

Категория: көе сүзләре

Үтәр гомеремне санарга,
Кушмадым кәккүкләргә.,
Чит җирләрдә яшәү хәле,
Чит җирләрдә яшәү хәле,
Мәгълүм түгел күпләргә.

Себер юлы, озын, ерак,
Кайтулар юк бер киткәч.
Нишлисең бит, себерне дә,
Туган илдәй үз иткәч.

Себер бураны юлларга,
Карын өеп сылады.
Әллә салкын безне, әллә
Әллә салкын безне, әллә
Язмыш үзе сынады.

Себер юлы, озын, ерак,
Кайтулар юк бер киткәч.
Нишлисең бит, себерне дә,
Туган илдәй үз иткәч.

Бирешмәдек салкыннарга,
Өшеп туңып чыныктык.,
Туган илдәй күреп якын,
Туган илдәй күреп якын,
Себер сиңа сыендык.

Себер юлы, озын, ерак,
Кайтулар юк бер киткәч.
Нишлисең бит, себерне дә,
Туган илдәй үз иткәч.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »