Онытма син мине

Категория: көе сүзләре

Сагынамын диеп, хәбәрләрең килсә,
Мин күкләрнең җиде катында.
Бердәнберем диеп, җырлар багышлыйсың,
Мине сөюләрең хакында…

Югалтма син мине,
Онытма син мине,
Мәхәббәтем дөрләп кабынган.
Вакыт күрешергә,
Вакыт сөйләшергә,
Күңелем сине өзелеп сагынган.

Йөрмә читтә ялгыз, бетсен моңсу сагыш,
Кайтчы, иркәм, кайтчы яннарыма.
Һәрбер әйткән сүзең, янда булсаң үзең,
Булыр дәва бит җаннарыма.

Югалтма син мине,
Онытма син мине,
Мәхәббәтем дөрләп кабынган.
Вакыт күрешергә,
Вакыт сөйләшергә,
Күңелем сине өзелеп сагынган.

Вакыт булды сынау, бәхетләргә юрау,
Чынга ашсын безнең хыяллар.
Һәрчак ачык булсын, шатлыклардан торсын,
Без барасы бу урау юллар.

Югалтма син мине,
Онытма син мине,
Мәхәббәтем дөрләп кабынган.
Вакыт күрешергә,
Вакыт сөйләшергә,
Күңелем сине өзелеп сагынган.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »