Гашыйк җыры

Категория: Авторлары

Нигә әйттең, җаным, нигә әйттең миңа,
Уйлама, дип, мине сагынма?
Өзгәләнә җаным йөрәк давылында,
Гашыйк бит ул, сиңа табына.

Ышандырмыйм сине, уйламамын диеп,
Тоткарламыйм китәр юлыңнан.
Бәхет кенә телим гомерлеккә диеп,
Сагынсам да килеп ялынмам.

Минем ялгышуым булгансыңдыр инде,
Гашыйк йөрәк шулай ялгыша.
Инде башкаларны гомер юлың буе
Салып китмә шундый сагышка.

Ышандырмыйм сине, уйламамын диеп,
Тоткарламыйм китәр юлыңнан.
Бәхет кенә телим гомерлеккә диеп,
Сагынсам да килеп ялынмам.

Искә алган саен тартыламын сиңа,
Әмер биреп булмый җаныма.
Өзгәләнәм һаман, синсез ялгызлыктан,
Син үзең дә шулай ялгышма

Ышандырмыйм сине, уйламамын диеп,
Тоткарламыйм китәр юлыңнан.
Бәхет кенә телим гомерлеккә диеп,
Сагынсам да килеп ялынмам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »