Адаштырдың мине

Категория: көе сүзләре

Ялгышыммы? Язмышыммы?
Күңелемдә кояш яндырдың.
Болытларга төреп йөрәгемне
Төнге яңгыр җанга яудырдың…

Адаштырдың, адаштырдың мине…
Татлы газап дигән урамда
Кошлар елый хәзер күңелемдә,
Сагышланып көзге урманда…

Кышкы буран кебек бәреп кердең
Барсы өчен бикле йөрәккә,
Ачып кердең күңел пәрдәләрен,
Буран купты инде узәктә…

Адаштырдың, адаштырдың мине…
Татлы газап дигән урамда.
Кошлар елый хәзер күңелемдә,
Сагышланып көзге урманда…

Юк түзалмыйм башка газапларга,
Онытырга тиеш мин сине,
Йөрәгемне кысып , кулга алып,
Искә алмам башка мин сине…

Адаштырдың, адаштырдың мине…
Татлы газап дигән урамда.
Кошлар елый хәзер күңелемдә,
Сагышланып көзге урманда…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »