Мөмкинлек бир

Категория: көе һәм сүзләре

Бир миңа бары бер мөмкинчелек,
Күзләреңә синең карарга,
Бер генә мөмкинчелек бир миңа,
Аңларың син шул чак барын да.

Җибәрмәмен сине беркайда да,
Бирмәмен мин сине беркемгә,
Бер генә мөмкинчелек бир миңа,
Булырбыз гел бергә, гел бергә.

Күзләремдә минем язылган бит,
Ничек сине яратуларым,
Син минем иң якты өметләрем,
Хыялларым минем, уйларым.

Җибәрмәмен сине беркайда да,
Бирмәмен мин сине беркемгә,
Бер генә мөмкинчелек бир миңа,
Булырбыз гел бергә, гел бергә.

Әле син үзең дә белмисеңдер,
Мин генә бит синең язмышың.
Мин сиңа барын да аңлатырмын,
Кирәк бары тик бер карашың.

Җибәрмәмен сине беркайда да,
Бирмәмен мин сине беркемгә,
Бер генә мөмкинчелек бир миңа,
Булырбыз гел бергә, гел бергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »